Календарь
«  Май 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Яңалыклар архивы
Һава торышы
Статистика

Барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Баш бит

Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае ГДТДиМ

Республикакүләм милли балалар театр фестивале җитәкчесе
Хәкимова Нәфидә Сабирҗан кызы

"Милли театрыбызның мәдәни шәкелгә керүен, театр сәнгате гражданлык алып, уйнаучыларның да, театрга язучыларның да күбәюен һәм камилләшүен телим".


Г.Камал, 1913 ел.

Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Татар театрының барлыкка килүе XX гасыр башында халык тормышының катлаулануы нәтиҗәсендә була. Башка сәнгать төрләре кебек үк аның алдына да иң элек тормыш куйган таләпләргә кичекмәстән җавап бирү бурычы куела. Татар театры һәркем өчен да аңлаешлы халык сәнгате буларак туа. Аны зыялылар, шчеләр, ил эчендәге чуалышларда катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган шәкертләр, приказчиклар дөньяга китерә.

Халыкара театр көненә туры китереп, шул истәлекле дата уңаеннан "Сәхнә көзгесе" дип исемләнгән балалар милли театр фестивале 2006/2007 нче уку елларында уздырыла башлады.Театр фестиваленең төп бурычлары булып бүгенге көндә - милли балалар театр коллективларын ныклау һәм үстерү, балаларның иҗади эшчәнлеген стимуллаштыру, сәләтле балаларны ачыклау, татар драматурглары, язучылары әсәрләрен пропагандалау тора. Бу үтә дә җитди, күп көч куюны сорый торган бәйге.

Театр яктылыкка — нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул;
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Г. Тукай, 1906 ел

Яңалыклар

"Сәхнә көзгесе” республикакүләм балалар театр фестиваленә нәтиҗә 
       

25 март көнне "1 нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае  бинасында, 7 тапкыр  республикакүләм «Сәхнә көзгесе»  фестивале узды
Җиңүчеләр исемлеге:
Гран-При   - г. Казань, МБОУ “Татарско-английская гимназия №16”, рук. Ибятова Роза Нургадовна.

Детские сады (5-7 лет).
Диплом 1 степени –Тукаевский  район,  пос. Новый МБДОУ Детский сад "Березка”, рук. Нурутдинова Лилия Рашитовна.  
Диплом 2 степени    -  Наб.Челны , МБДОУ детский сад  “Ягодка” № 70  рук.  Нигъматуллина  Гульнур Габдуллазяновна.
Диплом 2 степени – Наб. Челны,  МБДОУ детский сад “Машенька” № 65  рук..  Зиганшина  Роза  Миннамазитовна, Фар... Укуны дәвам итергә

Караулар: 8436 | Өстәү көне: 03.04.2013 | Фикерләр (9)

Фотосүрәтләр